Башкортстанның Дүртөйле каласында «Балачак иле» дип аталган яңа балалар бакчасы «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.
«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә «Балачак иле»дигән яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Аның территориясе инде тулысынча асфальтланган, коймалар буена газон чәчелгән. Бүгенге көндә биредә бинаның верандаларын монтажлау эшләре бара, балалар бакчасына керә торган ишекләр дә урнаштырылган. Беренче һәм икенче катларда эчке ремонт эшләре дәвам итә.
Район мәгариф идарәсендә билгеләп үтелгәнчә, бина заманча таләпләргә һәм стандартларга туры килә. Проектта 12 төркем өчен уңайлы бүлмәләрдән тыш, музыка һәм спорт заллары, шулай ук логопед, педагог-психолог, рәсем студиясе кабинетлары да каралган.
Балалар бакчасына тәртип саны да сугылган: ул Дүртөйле шәһәренең бишенче балалар бакчасы. Кирәкле документларны рәсмиләштерү эшләре тәмамланганнан соң, тәрбияләнүчеләр исемлеге төзеләчәк.
Объектны киләсе елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Ул барлыгы 220 балага исәпләнгән.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/29591