Барлык яңалыклар

Битлекне онытмыйсызмы?

Аны кимәүчеләргә штраф яный. Күләме кесәгә сугардай.

Башкортстанда җәмәгать транспортында битлексез йөрү өчен яңадан штраф сала башладылар. Бу чара санитар-эпидемиологик мәдәният дәрәҗәсен күтәрү өчен эшләнә. Рейдка полицейскийлар, Роспотребнадзор вәкилләре, дәүләт автоинспекторлары һәм республиканың Транспорт министрлыгы хезмәткәрләре чыккан. 23 октябрьдә Уфаның Октябрь проспектында маршрут автобусларын, троллейбусларны һәм автобусларны туктатып тикшергәннәр. Шул ук вакытта саклану чараларын куллану мотлаклыгы пассажирларга да, машина йөртүчеләр белән кондукторларга да кагыла. "Указның таләпләрен бөтенләй санга сукмаучы пассажирларның иң усалларына карата административ беркетмәләр төзелгән, алар судка тапшырылачак", – дигән рейдта катнашучылар. Битлек режимын бозган өчен гражданнарга 1 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яный; вазыйфаи затлар өчен – 5 меңнән 30 мең сумга кадәр; юридик затлар өчен – 50 меңнән 200 мең сумга кадәр.
Шәхси саклану чаралары барысына да җитсен өчен дә чаралар күрелә. Мәсәлән, Сибайда бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре җитештерү цехы эшли башлаган. 6,2 млн сумлык бу проектны урындагы эшмәкәр Роман Зәйдуллин башлап җибәргән. Сибай шәһәре администрациясе мәгълүматы буенча, стартап "Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасы" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылган, алты эш урыны булдырылган.
Чыганак: Башинформ.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: