Барлык яңалыклар

Санлы технологияләр буенча белемнәребезне тикшерик

Чараның максаты – киберхәвефсезлек өлкәсендә өлкәннәрнең дә, балаларның да белемләрен арттыру.

Барлык Русия халкы белән беррәттән башкортстанлылар санлы финанс продуктларын онлайн-түләүләрне яки банк кушымталарын ничек хәвефсез куллану турында үзләренең белемнәрен тикшерә алачак. Диктантны 24 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр RUNET-ID платформасында язарга мөмкин. Үз нәтиҗәңне белү өчен шул ук сәхифәдән 2 ноябрьдә карарга кирәк.
Диктант авторы – Русия банкының кредит-финанс өлкәсендә компьютер һөҗүмнәренә мониторинг һәм җавап бирү үзәге (ФинЦЕРТ). Диктант ике тесттан тора: берсе –12-17 яшьлек балалар өчен, икенчесе өлкәннәр аудиториясенә тәгаенләнгән.
“Диктантның максаты – киберхәвефсезлек өлкәсендә өлкәннәрнең дә, балаларның да белемләрен арттыру. Өлкәннәр һөҗүмнәрдән саклану өчен үзләренең никадәр белемле булуларын ачыклый ала. Ә балалар финанс продуктларыннан файдалана башлау өчен яхшырак әзерлек алачак. Өстәвенә, балалар соңыннан әти-әниләре, танышлары һәм дуслары белән белемнәрен уртаклаша алачак. Бу безнең җәмгыятькә шәхси киберхәвефсезлек мәсьәләләрендә тагын да активрак булырга ярдәм итәчәк”, – дип исәпли Русия банкының мәгълүмати куркынычсызлык департаменты директорының беренче урынбасары Артем Сычев.
Акциянең оештыручылары – Русия дәүләт балалар китапханәсе, Русия банкы һәм интернет-технологияләр региональ иҗтимагый үзәге. Бу турыда Республика милли банкының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге эшләр Русия Президентының гомумдәүләт проектлары нигезендә тормышка ашырыла.

Фото: i3vestno.ru
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: