Барлык яңалыклар

Иң заманча белемнәр

Программалаштыру, ИТ-продуктлар булдыру, 3D-модельләштерү, санлы маркетинг, санлы дизайн буенча бушлай белем аласыгыз киләме?30 октябрьгә кадәр санлы шәхси сертификатка гариза биреп була.

Башкортстан халкы гомумдәүләт проекты кысаларында санлы шәхси сертификатларга гариза бирә ала. Мондый сертификатларны Русиянең 48 төбәгендә яшәүче 33 000 кеше ала алачак. Бушлай 22 курс каралган. Мәсәлән, санлы маркетинг, киберхәвефсезлек һәм ясалма интеллект, программалаштыру, ИТ-продуктлар булдыру, сәнәгать дизайны, 3D-модельләштерү, мәгълүматны яклау, санлы маркетинг, санлы дизайн һәм башкалар.
Программа 15 октябрьдә, "РФ санлы икътисады" гомумдәүләт проектының "Санлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында старт алды. Сертификатка гаризаны 30 октябрьгә кадәр махсус сайтта (цифровойсертификат.рф) бирергә мөмкин.
Белем бирү программасын сайлау 2020 елның 26 октябреннән мөмкин булачак. Укулар быел тулысынча дистанцион була һәм 1-25 ноябрьдә уза.
Сертификатка Башкортстан Республикасында даими яки вакытлыча яшәүче, пенсия яшенә җитмәгән, тәмамланган югары яки урта һөнәри белемле Русия гражданнары дәгъва итә ала.
Уку тулысынча дистанцион форматта уза, аның нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар квалификация күтәрү турында рәсми таныклыкка ия булачак.
Читайте нас: