Барлык яңалыклар

«Уйна, гармун!» бәйрәмен 6 меңнән артык кеше тамаша кылды

Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте башлангычы белән Октябрьский каласында оештырылган “Уйна, гармун!” бәйрәмен 7 меңгә якын кеше тамаша кылган. Коронавирус пандемиясе вакытында шулай ярыймыни, дип, аптырамагыз. Тамашачылар аны онлайн рәвештә – “Культура.РФ” порталы аша турыдан-туры эфирда караган. Трансляцияләү “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган “Санлы мәдәният” проекты аркасында мөмкин булган.

Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте башлангычы белән Октябрьский каласында оештырылган “Уйна, гармун!” бәйрәмен 7 меңгә якын кеше тамаша кылган. Коронавирус пандемиясе вакытында шулай ярыймыни, дип, аптырамагыз. Тамашачылар аны онлайн рәвештә – “Культура.РФ” порталы аша турыдан-туры эфирда караган. Трансляцияләү “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган “Санлы мәдәният” проекты аркасында мөмкин булган.
“Уйна гармун!” төбәкара халык бәйрәме быел Октябрьский шәһәр мәдәният йорты һәм аның филиалы – «Нур» клубы, алар белән бергә Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте оештырган уртак мәдәни проект булды. Ул Россия Президенты грантлары оештырган конкурста җиңеп чыкты.
Бәйрәмнең егерме еллык тарихы бар. Бу вакыт эчендә ул 1000нән артык катнашучы һәм 20 меңгә якын тамашачы җыйган. Быел да бәйрәмдә Әлшәй, Бәләбәй, Бүздәк, Дуван, Ярмәкәй, Илеш, Кырмыскалы, Туймазы, Чакмагыш, Баулы, Ютазы районнарыннан, Уфа, Октябрьский, Бәләбәй, Благовещенск, Нефтекама, Стәрлетамак, Туймазы, Баулы, Яр Чаллы шәһәрләреннән җыелган 100гә якын гармунчы катнашты.
Бәйрәм Октябрьский каласының Төркмән микрорайонында башланды. Микрорайонның өч ноктасында җыр-биюле йөреш узды. Һәр катнашучы милли костюмга киенгән иде. Монда гармун моңы тынмады: йөреш чын-чынлап бәйрәм төсен алды һәм микрорайонда яшәүчеләрнең һәм аның кунакларының игътибарын җәлеп итте.
«Уйна, гармун!» «Нур» клубы территориясендә тантаналы рәвештә ачылды. Соңыннан барлык катнашучылар да «Нефтьче» шәһәр паркына юнәлделәр. Каланың мәдәният оешмалары көче белән парк территориясендә мастер-класслар, халык иҗаты күргәзмәләре, милли уеннар оештырылды, төрле иҗади мәйданчыклар булдырылды. Биредә үк оста гармунчылар теләгән һәркемгә мастер-класслар үткәрде.
Халык тарафыннан иң көтеп алынган вакыйга – республика гармунчылар фестивале булды. Ул барлык милләтләрнең дә музыкага гашыйк җаннарын берләштерде. Фестиваль тамашачыларга һәм катнашучыларның үзләренә шатлык өләшеп, өч сәгатьтән артык дәвам итте. Башкорт дәүләт филармониясе, Уфа «Нур» Татар дәүләт театры солистлары һәм шәһәрнең иҗат коллективлары бәйрәмнең күрке булдылар. Бу көнне сәхнәдә очраклы кешеләр булмады – профессионалларны һәм һәвәскәрләрне, яшьләрне һәм картларны – барысын да гармун берләштерде!
Бу проект, күнегелгән концерт кысаларыннан читкә чыгып, мәдәни башлангычларны социаль челтәрләр аша тарату мөмкинлеген тудырды.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/27646
Читайте нас: