Барлык яңалыклар

Эшкуарларның керемнәре артачак

Эшкуарларны бушлай сату-алуны ничек арттырырга өйрәтәчәкләр.

Уфаның “Киләчәк фабрикасы” коворкингында 23 октябрьдә онлайн һәм офлайн форматларда эшкуарлар өчен “Бизнес-24” конференциясе булачак. Бу хакта Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.
"Эшкуарларга сатуларны ничек арттырырга һәм клиентларны саклап калырга, хезмәткәрләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм читтән торып эшне контрольдә тотарга кирәклеге турында сөйләячәкләр”, – дип белдерде ведомствоның матбугат секретаре Илгизәр Саньяров.
Моннан тыш, конференциядә бизнес алып баруның яңа алымнары һәм сыналган инструментлары, яңа идеяләр һәм алга этәрүнең төп трендлары тәкъдим ителәчәк.
Конференциядә катнашу бушлай. Моның өчен алдан теркәлү таләп ителә.
“Бизнес-24” конференциясе Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә. Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк.
2024 елга кадәр Русиядә кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүче гражданнар саны 1,3 тапкырга артып, 25 миллионга җитәргә тиеш.
Башкортстанда фермерлык һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе белән шөгыльләнүчеләр саны республикада 2024 елга 18 мең кешегә җитәр, дип фаразлана.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин
Чыганак: "Башинформ"

Фото: sterhluki.ru
Читайте нас: