Барлык яңалыклар

Нуриманда су буйлары таза булачак!

16 октябрьдә Башкортстан сулыкларында «Россия суы» бөтенроссия экологик акциясе үткәрелде. Мондый чаралар «Экология» гомумдәүләт проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Русия Табигать министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.#нацпроекты #гомумдәүләтпроектлары #ВладимирПутин

16 октябрьдә Башкортстан сулыкларында «Россия суы» бөтенроссия экологик акциясе үткәрелде. Мондый чаралар «Экология» гомумдәүләт проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Русия Табигать министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Экологик акциянең максаты булып су объектларының торышын яхшырту гына түгел, халыкның табигатькә уңай караш тәрбияләү, экология мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү, дә торды.
Республиканың Нуриман районында узган чарада 500ләп кеше катнашты, барлыгы 450 капчыктан артык чүп-чар җыелды. Җыештыру барышында төрле министрлык хезмәткәрләре, район администрациясе һәм авыл советлары, Уфа предприятиеләре вәкилләре, җирле халык һәм волонтерлар 36 км озынлыктагы су объектларының яр буен чистарттылар.
– Акциядә катнашучыларның һәркайсы сулыклар буенда тәртип урнаштыру һәм чисталык саклау өчен үз өлешен кертте. Үткәрелгән чара безнең республикада туган ягыбызны яратучы ярдәмчел кешеләр яшәвен раслады. Эшнең нәтиҗәсе булып республиканың иң матур районнарының берсе булган 23 елга-күлләрнең ярлары чистартылды. Чөнки Нуриман районы елга һәм күлләргә бай, биредә танылган табигать һәйкәлләре урнашкан, – дип сөйләде Уфа буе территориаль идарәсе башлыгы Айрат Нәгыймов.
Су объектларын чистарту буенча чаралар үткәргәндә санитар-эпидемиологик таләпләр катгый үтәлгән. Барлык эшләр дә саклау битлекләрендә һәм перчаткаларда башкарылган, акциядә катнашучылар социаль дистанцияне саклап эш иткән.
Исегезгә төшерәбез, уникаль су объектларын саклау — Русия Президентының «2024 елга кадәрге чорга Русия Федерациясе үсешенең дәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указының өстенлекле бурычларының берсе.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/26669
Читайте нас: