Барлык яңалыклар

Бакалы сыры кибетләргә кайта

Башкортстанда эшмәкәрләр Бакалы сырын җитештерүне торгызалар. Күп еллар элек Бакалы май-сыр заводы уннан артык төрдән артык сыр җитештергән. Иң сыйфатлысы булып ул чорда 50 процент майлылыкка ия голландсыры исәпләнә иде, ул Русиянең төрле күргәзмәләрендә медальләр белән бүләкләнде. Сыр җитештерүне Дәүләкән сөт заводы карамагына күчергәннән соң, предприятиедә бары сөт кенә чыгара башладылар, ә 2017 елда завод бөтенләй банкрот дип танылды#нацпроекты #гомумдәүләтпроектлары #ВладимирПутин

Башкортстанда эшмәкәрләр Бакалы сырын җитештерүне торгызалар. Күп еллар элек Бакалы май-сыр заводы уннан артык төрдән артык сыр җитештергән. Иң сыйфатлысы булып ул чорда 50 процент майлылыкка ия голландсыры исәпләнә иде, ул Русиянең төрле күргәзмәләрендә медальләр белән бүләкләнде. Сыр җитештерүне Дәүләкән сөт заводы карамагына күчергәннән соң, предприятиедә бары сөт кенә чыгара башладылар, ә 2017 елда завод бөтенләй банкрот дип танылды
Әле Бакалы авылында сыр җитештерүне торгызу эше белән эшмәкәрләр Радик Нәбиев һәм Юрий Трофимов мәшгуль. Алар үз эшләрен «Партнер» кулланучылар кооперативын булдырудан башладылар, аннан Бакалы сыр заводының элеккеге сөт цехы бинасы сатып алдылар һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин иттеләр.
Эшмәкәрләр цехның әлегә тест режимында эшләвен, рецептура һәм технологик процессны камилләштерү өстендә эш алып барылуын сөйләделәр. Көн саен сыр ясау өчен 850 литр сөт кулланыла, шуңардан йөз килограммнан артык сыр чыга. Кулланучыларга продукт ноябрь аенда гына барып җитәчәк, чөнки хәзер ул өлгерү өстендә.
Эшмәкәрләрнең планнарында — яңа эш урыннары ачу һәм цехны ике сменалы эшкә күчерү, ә сырдан тыш, сөт, кефир, йогурт, эремчек һ. б. җитештерү.
«Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» федераль программасы җитештерүне үстерүгә зур этәргеч бирде. Әлеге программа "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү" гомумдәүләт проекты ярдәмендә үсә.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/25784
#нацпроекты #гомумдәүләтпроектлары #ВладимирПутин
Читайте нас: