Барлык яңалыклар

Былтыргыдан артык

Ләкин җитди күзәтү кирәк.

Башкортстанның стратегик үсешенә багышланган киңәшмә булды. Анда гомумдәүләт проектларының төбәк проектларын тормышка ашыру турында сүз булды. 2020 елда 50 региональ проектны гамәлгә ашыруга 30,7 млрд сум каралган. Моның 19,6 млрд сумы – федераль акчалар. Бу сумма узган елгы дәрәҗәдән 30 процентка артык. Бу хакта премьер-министрның беренче урынбасары – БР Хөкүмәте аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов әйтте. Гомумән алганда, федераль финанслау күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче урында.
Быел республикада 24 яңа балалар бакчасы төзеп тапшырыла. Аларның дүртесе мәктәп белән бергә. Шулай ук исемлектә ике мәктәп, онкодиспансер хирургия корпусына янкорма, 100 ФАП, реконструкциядән соң яңартылган Сибай концерт-театр берләшмәсе бинасы, берничә авыл мәдәният йорты бар.
“Гомумдәүләт проектларын һәм башка программаларны гамәлгә ашыру максатыннан республикага бирелгән федераль акчалар һәр объектка барып җитәргә тиеш, – диде республика башлыгы Радий Хәбиров. – Моны җитди контрольдә тоту кирәк».
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: