Уфада агымдагы елда “имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында төзекләндерергә тиешле 22 урам-юл челтәренең барлык өлеше тулысынча төзекләндерелгән. Бу хакта башкала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар арасында Академик Королев, Акназаров, Архитектура, Дмитрий Донской, Нехаев, Степан Халтурин, Чудинов, Көньяк юл һәм башка урамнар бар.
Төзекләндерелгән юлның гомуми озынлыгы 20,85 километр тәшкил итә.
“Урам-юл челтәре участокларында башкарылган төзекләндерү нәтиҗәсендә иске юл яңасына алыштырылды, техник юллар төзекләндерелде, юл читләренә ташлар салынды, кирәкле урыннарда тротуарлар яңартылды", — дип билгеләп үттеләр Уфа хакимиятендә.
Моннан тыш, җәяүлеләр кичүе зонасында һәм мәктәпләр янындагы кичү урыннарында төзүчеләр 1,2 мең метр озынлыктагы арага коймалар урнаштырганнар. Мэриядә аңлатуларынча, бу җәяүлеләрне бәрдермәү өчен эшләнгән.
Илкүләм проект ярдәмендә яңа коймалар Әй һәм Чернышевский, Степан Кувыкин һәм Батыр, Кольцевая һәм Борисоглебская урамнары, Баландин һәм Янәби бульварлары киселешендә барлыкка килгән.