Барлык яңалыклар

Булгаковода яңа мәктәп

Аны нинди акчага төзиләр соң?

"Стимул" федераль программасы буенча Булгаковода 825 урынлы мәктәп төзелә. Бу федераль программа – «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының бер бүлекчәсе һәм ул микрорайоннарда инфраструктура үсешенә юнәлдерелгән.
"Стимул" федераль программасы кысаларында шулай ук Нефтекама шәһәрендәге Комсомол проспектының дәвамы төзелә. 2020 елда бу объектларга федераль бюджеттан 366,44 млн сум акча юнәлдергән, ә инде 6,74 млн сум республика бюджетын бүлеп биргән.
Шулай ук әлеге программага, Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, Уфаның Инорс бистәсендәге Мушников урамын дәвам иттерүне (Шолохов урамыннан алып авыл Богородская урамына кадәр) кертү дә мөмкин булган һәм 81,8 млн сум федераль акчалар җәлеп ителгән.
Булгаководагы өч катлы мәктәп "Башагропромпроект" институты тарафыннан проектланган, дәүләт контрактын "БашГражданСтрой" генераль подрядчысы алган. Объектны Столбов урамы буендагы участокның көньяк-көнбатыш өлешендә төзиләр. Төзелеш-монтаж эшләрен 2021 елның җәй ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: