Барлык яңалыклар

Бизнеска – дәүләт ярдәме

“Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проекты кысаларында бизнеска ярдәме дәүләт ярдәме арта. Бу хактагы карарны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады. Әлеге карар Башкортстан эшкуарлары тормышына да сизелерлек үзгәрешләр кертергә тиеш.

“Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проекты кысаларында бизнеска ярдәме дәүләт ярдәме арта. Бу хактагы карарны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады. Әлеге карар Башкортстан эшкуарлары тормышына да сизелерлек үзгәрешләр кертергә тиеш.
Яңалыклар үзмәшгульләргә һәм төбәкләрдә эшләүче оешмаларга кагыла. Үзмәшгульләр “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проектында каралган ярдәм чараларыннан файдалана алачаклар. Бу хактагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Хәзер эшкуарлар “Минем бизнесым” үзәкләренә мөрәҗәгать итеп, кредит алу, салым түләү, бухгалтер исәбе мәсьәләләре буенча бушлай консультация алу мөмкинлегенә ия булачак, укыту курслары уза алачак. Аларга дәүләт микрофинанс оешмаларыннан 1 миллион сумга кадәр займнар алу мөмкин булачак, алар кредитларны кайтаруга ярдәм фондларыннан ярдәм алачак, шулай ук коворкингларны һәм бизнес-инкубаторларны ташламалы арендалау мөмкинлекләре дә ачылачак.
Шулай ук Хөкүмәттә бизнеска гарантияләнгән ярдәм системасын камилләштерүгә юнәлтелгән карар да расланды. Әлеге документ нигезендә, “Кече һәм урта эшкуарлык” корпорациясе төбәкләрдәге гарантия компанияләрен, аларның финанс хәле һәм эшчәнлек нәтиҗәләренә карап, берничә төркемгә, рангка бүлергә җыена. Ранг мондый оешмалар эшенә регионнар тарафыннан бүленә торган субсидия күләменә йогынты ясаячак.
Кабул ителгән карарлар дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттырачак, эшмәкәрләргә кирәкле консультация һәм финанс ярдәме алырга, димәк, үз бизнесларын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: business.rk.gov.ru
Читайте нас: