Барлык яңалыклар

Коронавирус пандемиясеннән соң икътисад ничек булыр?

“Сколково” инновация үзәгендә “Ачык инновацияләр-2020” дип аталган форум узачак.

Анда пандемиядән соң дөньяда икътисад үсеше турында фикер алышачаклар.
“Ачык инновацияләр” – ел саен уздырыла торган халыкара форум, ул стартапларны, инвесторларны, хакимият органнары, бизнес, фән, мәгариф өлкәсе һәм инновацион-акселерация белгечләрен берләштерәчәк.
Анда икътисад үсешен ничек дәвам итәргә, кешелекнең киләчәк технологик һәм икътисади үсеше картинасы, локаль икътисад эчендә үсеш ресурсларын эзләү, яңа технологик лидерларны эзләү һәм базарларны үзгәртү кебек темалар каралачак.
Форумда катнашучылар бу хакта форумның өч тематик көн кысаларында фикер алышачак:

19 октябрь, 1 нче көн:
Humancentric Society
Кеше һәм аның тормыш мохите ничек үзгәрә?
20 октябрь, 2 нче көн:
Survival Economy
Яңа сценарийлар һәм бизнес, хөкүмәт һәм җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлеге платформалары глобаль масштабта.
21 октябрь, 3 нче көн:
Futuristic Technology
Ковидтан соң технологияләр үсеше.
Форум турында күбрәк мәгълүмат һәм катнашу вариантлары – рәсми сайтта https://openinnovations.ru/

Фото: sps-sng.ru
Читайте нас: