Барлык яңалыклар

300 миллион сумны кем алыр?

Русиянең санлы икътисад үсеше министрлыгы IT-продуктлар җитештерү өлкәсендә эшләүче компанияләр арасында махсус грантларга конкурс игълан итте.

Русиянең санлы икътисад үсеше министрлыгы IT-продуктлар җитештерү өлкәсендә эшләүче компанияләр арасында махсус грантларга конкурс игълан итте.
Министрлык әмере буенча, «Сколково», Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү (РФРИТ) һәм Инновацияләргә ярдәм фондлары санлы икътисад өлкәсендә эшләүчеләр өчен үз грантларын булдырды. Бу эш Русия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә кабул ителгән «Санлы икътисад» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.
Әйтик, «Сколково» фонды компанияләргә үзебезнең цифрлы продуктларны, сервисларны һәм платформаларны тәү башлап гамәлгә кертү өчен 80 миллион сумга кадәр грантлар тәкъдим итә.
«Ясалма интеллект өлкәсендәге тикшеренүләр, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, робот техникасы һәм сенсорика, яңа җитештерү технологияләре шулай ук дистанцион сервис проектлары өлкәсендәге эшләрне дәвам итү өчен дәүләт ярдәме алырга мөмкин», — дип аңлаттылар Башкортстанның Санлы икътисад үсеше министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Үз чиратында, Инновацияләргә ярдәм фонды программасы IT-стартапларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
20 миллион сумга кадәр грант алуга ясалма интеллект, интернет, блокчейн, яңа җитештерү технологияләре һәм башка юнәлешләр буенча проектлар-стартаплар дәгъва итә ала.
Грантка заявкалар яңа барлыкка компанияләрдән дә уңышлы эш тәҗрибәсе булган предприятиеләрдән дә кабул ителә.
Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды 300 миллион сумга кадәр булган грантларны җитештерү һәм идарә итү процессларын цифрлы трансформацияләү өлкәсендә эшләүче компанияләргә бирәчәк.
Мәҗбүри шарт — санлы проектлар Русия өчен эшләнеп, дәүләт мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә тиеш.
«Барлык грантлар буенча да гаризалар электрон рәвештә бирелә. Оештыручылар атна саен конкурс кирәкле документларны әзерләү буенча аңлатмалар биреп, вебинарлар үткәрә. Моннан тыш, мөһим мәгълүматны чатта, шулай ук телефон яки электрон почта аша да алырга мөмкин», — дип өстәделәр Башкортстанның Санлы икътисад үсеше министрлыгында.
Фото: guu.ru
Читайте нас: