Барлык яңалыклар

Нәниләргә бакча кирәк

Быел Башкортстанда 24 балалар бакчасы төзелә. Чесноковкадагысы төзелеп беткән. Ә Благовещинскида?

Благовещенскида 220 урынлык балалар бакчасы төзелеп ята. Аңа акча республика бюджеты тарафыннан бүлеп бирелгән, проектның гомуми бәясе – 131,3 млн сум. Төзелеш мәйданчыгында эшләр бер ел элек башланган булган, бүген объектның әзерлеге 70 процент тәшкил итә.
Мәктәпкәчә учреждениенең гомуми мәйданы өч мең квадрат метрдан артык. Контракт нигезендә, барлык эшләрне агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Төзүчеләр электромонтаж һәм вентиляция эшләрен, бинаның фасадын эшләүне төгәлләп киләләр. Эчке эшләр һәм территорияне төзекләндерү дәвам итә. Күләгәле япмалар урнаштырыла. Якын арада балалар мәйданчыкларына кече архитектура формаларын урнаштыру көтелә, сукмакларга резин өслек салыначак.
Җирле администрация карары белән яңа бина Благовещенск шәһәренең 2 нче балалар бакчасы филиалы булачак. Биредә 12 унике төркем ачылыр дип көтелә, шуларның дүртесе – ясле төркемнәре.
Гомумән, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада җәмгысы 3 228 урынлык 22 балалар бакчасы кулланылуга тапшырылды инде. Ә 2020 елда 3 890 урынлык 24 учреждение төзелә. Беренче булып Уфа шәһәре янындагы Чесноковка авылында мәктәп-балалар бакчасы төзелеше тәмамланды, дип хәбәр итәләр Башкортстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында.
Читайте нас: