Барлык яңалыклар

Башкортстан туризмы өчен тавыш бирик!

Конкурста җиңү Башкортстанда ял итүне чын мәгънәсендә уңайлы, экологик яктан чиста итү, авыл халкын эш урыннары белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.

30 сентябрьдә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенрусия конкурсы сайтында тавыш бирү башланды. Тавыш бирү priroda кlife адресының “География” бүлегендә бара. Финалга чыгучылар арасында Башкортстанның ике проекты да бар.
Безнең республикадан финалга “Мәгърур Ирәмәл” һәм “Урал-Тау” дәүләт табигать тыюлыгы территорияләре, шулай ук “Башкортстан йөрәге” проектлары дәгъва итә. Ул региональ әһәмияттәге “Зилим” табигать паркын, федераль әһәмияттәге “Башкортстан” милли паркын, Торатау тавын, Толпар чыршыларын, “Киндерле-Леднева-Октябрьский” мәгарә системасын, Тугар-салган күлен, Аскын боз мәгарәсен үз эченә ала.
Проектлар авторлары сүзләренә караганда, кластерлар булдыруга үткәрелгән конкурста җиңү регионга миллиардлаган инвестицияләрне җәлеп итү, Башкортстанда ял итүне чын мәгънәсендә уңайлы, экологик яктан чиста итү, авыл халкын эш урыннары белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.
Русия буенча 10 пилот проекты сайлап алыначак. Аңа безнекеләр керәчәкме-юкмы, 16 октябрьдән соң билгеле булачак.

Фото: yandex.ru/images/search?text
Читайте нас: