Барлык яңалыклар

Сәнгать мәктәбендә – тантана!

Быел Уфада Әдһәм Искужин исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасы сафка керде. Өстәвенә, шушы көннәрдә уку йортына яңа музыка инструментлары кайтарылды. Бу уңайдан биредә зур концерт оештырылды. Тулырак – сайтта!

Быел Уфада Әдһәм Искужин исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасы сафка керде. Өстәвенә, шушы көннәрдә уку йортына яңа музыка инструментлары кайтарылды. Бу уңайдан биредә зур концерт оештырылды.
Яшь сәләтләр һәм укытучылар өчен Башкортстан башкаласы Уфадагы Әдһәм Искужин исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенең якты, иркен һәм заманча яңа бинасы ачылу истәлекле вакыйга булды. Бу эш “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды. Күптән түгел Әдһәм Искужин исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенә яңа музыка кораллары – Япониянең “Kawai” фирмасында чыгарылган югары класслы профессиональ рояль һәм пианино, скрипка, баян, аккордеоннар, виолончельләр, саксофон, башкорт халык уен кораллары, думбыраларның берничә төре, балалайкалар, контрабас һәм кларнет кайтарылды.
Яңа музыка кораллары сәләтле балаларга һәм аларның укытучыларына осталык дәрәҗәсен күтәрү, фестиваль-конкурсларда яңа уңышларга ирешү мөмкинлеген бирәчәк.
Яңа музыка коралларын презентацияләү тантанасыннан соң, Әдһәм Искужин исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм тәрбияләнүчеләре танылган композиторларның музыкаль әсәрләрен башкардылар, зур концерт куйдылар.
Фото: https://www.bashkortostan.ru/presscenter/news/309666/
Читайте нас: