Барлык яңалыклар

Кара диңгезгә пандемия тубыктан

Ел саен кимендә биш миллион гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртырга тиеш.

28 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында уздырган Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Анда милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш башында ил Президенты катнашучыларны Русия Дәүләт Советы оешуга 20 ел тулу белән котлады.
Милли проектлар турында сөйләгәндә, Владимир Путин бүгенге көннең кыенлыкларына карамастан, барлык максатларның да үзгәрешсез калуын билгеләп үтте. Мисал итеп, Президент торак төзелешен китерде.
“Ел саен кимендә биш миллион гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртырга тиеш. Моның өчен безгә торак төзелеше күләмен елына 120 миллион квадрат метрга кадәр арттырырга кирәк”, – диде Владимир Путин.
Башкортстанда бу өлкәдә федераль дәрәҗәдә куелган бурычларга зур игътибар бирелә. Исегезгә төшерәбез, атналык оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, 2020 елның сигез аенда торак тапшыру 11,2 процентка арткан. Шул ук вакытта Русия буенча уртача алганда 2019 ел дәрәҗәсенә карата 5,5 процентка кимү күзәтелә.
Владимир Путин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, быел эчке туризм шактый үсеш алган. Пандемия аркасында сезон башлануга карамастан, Кырым һәм Краснодар краеның Кара диңгез яры миллионлаган турист кабул иткән.
Президент хөкүмәткә Русиянең Кара диңгез ярына алып бара торган автомобиль трассаларын һәм тимер юлларны реконструкцияләү мәсьәләсен карарга кушты, һәм шуны исәпкә алып, юл төзелеше һәм транспорт инфраструктурасын үстерү планнарына төзәтмәләр кертергә кушты.

Фото: sochipoplanu.ru
Читайте нас: