Барлык яңалыклар

Җиңел ел түгел

Башкортстанда уртача эш хакы соңгы бер елда 4,2 процентка арткан һәм якынча 37 мең сум икән.Фотода: Республика Премьер-министры Андрей Назаров.

29 сентябрьдә Башкортстан Хөкүмәтендә соңгы чордагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча утырыш үтте. Республика Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, узган бер ел шактый авыр булды, шул исәптән, коронавирус пандемиясе тәэсир итми калмады.
Утырышта башкарылган эшкә йомгаклар ясалды, аерым алганда сәнәгать үсеше, аграр секторның алдынгы позицияләре, җитештерү индексы, республикада кече һәм урта бизнесны үстерү, шулай ук уртача хезмәт хакының үсеше турында фикер алыштылар.
Андрей Назаров республика эшкуарларына 30 млрд сум күләмендә ярдәм бирелүен әйтеп үтте. «Бүген безнең инвестиция портфеле 1,2 трлн сумлык меңнән артык проектны үз эченә ала. Шулардан өстенлекле юнәлешләргә гомуми капитал салулар күләме 673 млрд. сум тәшкил итә. Быел без Русия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының гомумдәүләт рейтингында 9 нчы урынны алдык, берьюлы җиде позициягә күтәрелдек. Бу – бик мөһим алга китеш", – дип билгеләде премьер-министр.
Башкортстанда уртача эш хакы соңгы бер елда 4,2 процентка арткан һәм якынча 37 мең сум тәшкил иткән. "Бер яктан, коронавирус шартларында ниндидер үсеш булу инде начар түгел, әмма икенче яктан – бәяләр шулай ук урында тормый, һәм хезмәт хакының дүрт процентка артуы җитәрлек түгел", – диде премьер-министр. Аны тагын да күтәрү юлын Хөкүмәт хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда күрә. Андрей Назаров сүзләренчә, җитештерүчәнлек никадәр югары булса, предприятиеләрнең табышы шулкадәр күбрәк һәм аларда хезмәт хаклары да шулкадәр югарырак булачак.
Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен, Хөкүмәт 2024 елга 200 предприятиене «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проектына җәлеп итәргә ниятли. Бу елның ахырына кадәр проектка 100 предприятиене җәлеп итү планлаштырыла.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: