Барлык яңалыклар

Башкортстан яшеллеккә күмелә

26 сентябрьдә республика буенча “Яшел Русия” экологик акциясе узды. Анда халык дәррәү катнашты.

26 сентябрьдә республика буенча “Яшел Русия” экологик акциясе узды. Анда халык дәррәү катнашты.
Бу акция хакында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә болай дип язып чыкты:
“Бүген, “Яшел Русия” көнендә, республикабызның 100 меңнән артык кешесе урман, сквер һәм аллеяларга чыкты. Без барыбыз бергә бүген генә 650 меңнән артык агач һәм үсенте утырттык. Ел ахырына Башкортстанда кешеләр һәм урман хуҗалыклары тарафыннан 32 миллион агач утыртылачак. Без менә инде икенче ел урман кискәнгә караганда күбрәк утыртабыз, графикны 103 процентка үтәп барабыз. Авыл һәм шәһәрләрдә агачлар гына утырту түгел, батыр бабаларыбыз хөрмәтенә “Геройлар аллеясы”, “Җиңү урманнары” булдырабыз. Иглин районында Максим Петряшов аллеясы барлыкка килде. Бакалыда – Даян Мурзин исемендәге һәм Советлар Союзы Герое Талип Нуркаев хөрмәтенә аллеялар, Кушнаренко районында Фазылҗан Әхмәлетдинов исемендәге аллея булдырылды. Сибайда Советлар Союзы Герое Федор Белов исемендәге скверда “Фронт ахирәтләре аллеясе” утыртылды. Шәһәрләрдә һәм авылларда агачлар шаулап, кешеләрне якын көннәрдә үк шатландыра башласын өчен эре агачлар утыртырга сөйләштек”.
Шулай итеп, «Яшел Русия» «Яшел Башкортстан» һәм «Җиңү урманы» акцияләрен берләштерде.

Аерым алганда, Уфада экологик өмәгә торак-коммуналь хезмәтләр, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәһәр халкы чыкты. Гадәт буенча өмәдә Уфа һәм шәһәр районнары хакимиятләре хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Өмәдә катнашучылар шәһәр территориясен чүп-чардан, коелган яфраклардан чистартты, яр буйларын, паркларны, скверларны, ишегалларын, газоннарны тәртипкә китерде, агачлар утыртты.

Гомумшәһәр өмәсендә барлыгы 24 меңнән артык кеше катнашты, 717 техника берәмлеге җәлеп ителде. Урам-юл челтәренең чистартылган территориясенең мәйданы – 8 388 мең квадрат метр, квартал эчендәге һәм ишегалды территорияләре – 1806,1 мең квадрат метр, парклар һәм скверлар 405 мең квадрат метр тәшкил итә. Хәзерге вакытта торак-коммуналь хезмәтләр җыелган чүп-чарны чыгаруны дәвам итә.

«Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында Уфаның 120 мәйданчыгында, ишегалды территорияләрен дә кертеп, 2 700 агач һәм 450 куак утыртылган.

Экологик марафон барышында «Первомайский» мәдәният һәм ял паркында Бөек Ватан сугышының яшь геройларына багышланган «Соловецк юнгалары» аллеясы барлыкка килде. Чарада Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин катнашты. Мәйданда кыр кухнясы, кайнар чәй эчу оештырылды, концерт һәм спортчылар чыгышлары узды.

Моннан тыш, Уфаның Киров районында Мөбарәков урамы буенча Яшь армиячеләр скверы барлыкка килде.
Экологик өмәләр «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында узды.
Фото: blagpanorama.rbsmi.ru
Читайте нас: