Барлык яңалыклар

Тәтешледә – яңа автоклуб!

Кичә Башкортстанның Тәтешле районында яшәүчеләр көтеп алынган бүләккә ия булдылар. Аларга күчмә күпфункцияле мәдәни үзәк, ягъни автоклуб килде. Бу – республикадагы бишенче автоклуб. Тулырак мәгълүмат – сайтта!

Кичә Башкортстанның Тәтешле районында яшәүчеләр көтеп алынган бүләккә ия булдылар. Аларга күчмә күпфункцияле мәдәни үзәк, ягъни автоклуб килде. Бу – республикадагы бишенче автоклуб.
Тәтешле районы Башкортстанның төньяк өлешендә, Пермь крае белән чиктә урнашкан. Аның территориясендә 27 милләттән булган 22 меңнән артык кеше яши.
Тәтешле районында барлыгы 72 авыл бар, тик шуларның 32се генә үз мәдәният йортына, ягъни клубка ия. Район үзәгеннән иң ерак авылга кадәр ара 50 чакрым тәшкил итә.
Автоклуб паркларда, ял итү урыннарында, ачык җәйге һәм кышкы мәйданчыкларда төрле мәдәни тамаша чаралары үткәрү мөмкинлеге бирәчәк. Биредә профессиональ һәм үзешчән сәхнә осталары чыгыш ясый алачак. Шулай итеп, Тәтешле районында күчмә концерт программалары, иҗат коллективлары чыгышлары өчен мобиль сәхнә оештыру мәсьәләсе хәл ителде.
Әлеге автоклуб 28 сентябрьдә сынап каралачак. Бу көнне районның Яңа Кайпан авылында концерт оештырылачак. Аннары автоклуб график буенча башка авылларга да сәфәргә чыгарга тиеш.
Яңа автоклуб Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынды.
Фото: www.bashkortostan.ru
Читайте нас: