Барлык яңалыклар

Экологиягә игътибар арта

Өч ел эчендә федераль бюджеттан әйләнә-тирә мохитне саклауга беренче тапкыр 1 триллион сум юнәлдереләчәк.

РФ Президенты В. Путин, Кремльдә сенаторлар белән очрашканда ясаган чыгышында экология мәсьәләсенә аерым тукталды. Экологик иминлекнең гражданнар сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый торган тагын өлкә булуын билгеләде, 2021 елда экология өлкәсендәге гомумдәүләт проекты буенча чыгымнарның яртылаш диярлек артачагын хәбәр итте. Тулаем алганда, өч ел эчендә федераль бюджеттан әйләнә-тирә мохитне саклауга беренче тапкыр 1 триллион сум юнәлдереләчәк. Бу акчалар инфраструктура үсешенә, каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә, һаваның пычрану дәрәҗәсен киметүгә, елгаларны, күлләрне савыктыруга, урманнарны саклауга һәм торгызуга тотылачак. Шәһәр һәм экологик зыян тупланган объектлар территорияләрендә чүплекләрне бетерү эшләрен финанслау дәвам итәчәк. Шул исәптән, федераль бюджетта Иркутск өлкәсендә Усолье-Себер шәһәрендә иске химия җитештерүенең куркыныч объектларын бетерү өчен акча каралырга тиеш.
“Экологик иминлек – ул кешеләрнең сәламәтлеге, озын гомерлелеге, бу – кеше өчен заманча, уңайлы тормыш таләбе дә, хәрәкәт итү һәм коммуникацияләр өчен мөмкинлекләр, бу – уңайлы торак, ахыр чиктә, безнең зур һәм кече шәһәрләребезнең заманча, төзек йөзе, аларны һәм кабатланмас үзенчәлекле бизәлеше. Безгә Русиянең баланслы, гармонияле, пространстволы үсешен тәэмин итәргә, димәк, кайда яшәүләренә һәм эшләүләренә карамастан, гражданнар өчен тигез мөмкинлекләр булдырырга кирәк”, – диде ул.
Читайте нас: