Барлык яңалыклар

Бабич төягендә – яңа үрнәк китапханә!

Татар һәм башкорт әдәбиятларына Шәехзадә Бабич, Наҗар Нәҗми, Галимҗан Гыйльманов кебек олы талантларны биргән Дүртөйле җирендә яңа – дүртенче буын китапханәсе ачылачак. Тантана 30 сентябрьдә Әсән авылында үтәчәк.

Татар һәм башкорт әдәбиятларына Шәехзадә Бабич, Наҗар Нәҗми, Галимҗан Гыйльманов кебек олы талантларны биргән Дүртөйле җирендә яңа – дүртенче буын китапханәсе ачылачак. Тантана 30 сентябрьдә Әсән авылында үтәчәк.
30 сентябрь көнне Дүртөйле районының Әсән авылында яңартылган китапханә ачыла. Бу эш «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла. Иске китапханә бинасына зур ремонт үткәрелгән, заманча җиһазлар сатып алынган. Нәтиҗәдә, китапханәнең статусы да үзгәрә – ул үрнәк (моделле) китапханә дип атала башлаячак. Яңа китапханәнең җитәкчеләре биредә туып үскән әдәбият классигы Шәехзадә Бабичның исемен мәңгеләштерү, аның иҗатын популярлаштыруны үзләренең төп максатлары итеп күрәләр.
2020 елда Әсән авыл китапханәсен тергезүгә Башкортстан Республикасы бюджетыннан 23 миллион сумнан артык акча бирелде. Китапханәне җиһазлау өчен федераль һәм республика бюджетларыннан өстәмә 7,5 миллион сум бүленгән. Акча китапханә фондын яңа китаплар белән тулыландыруга һәм аны заманча техника белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Биредә эшләү, ял итү һәм аралашу өчен уңайлы шартлар тудырылган, укучылар Русиянең һәммә төбәкләрендәге мәгълүмати ресурсларыннан файдалана ала. Китапханәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә рәхәтләнеп шөгыльләнә ала.
Әлегә Башкортстанда яңа буынга караган ике китапханә эшли. Аларның берсе – Благовар районының үзәк китапханәсе, икенчесе – Туймазы районының Кандра авыл балалар модель китапханәсе. Ел ахырына Илеш районының Андреевка авыл модель китапханәсе дә укучыларга үз ишекләрен ачачак.
Башкортстанда «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында 2020 елда барлыгы 4 яңа буын китапханәсен булдыру планлаштырыла.
Фото: rounb.ru
Читайте нас: