Барлык яңалыклар

Югары Кыйгыда парк яңартыла

Яңарак Кыйгы районында эш сәфәре белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булып китте.

Югары Кыйгы районы үзәгендә ял паркын реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Реконструкция эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты чаралары кысаларында финансланган һәм 8,5 миллион сум тәшкил итә. Югары Кыйгы районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, парк 2000 елларда Башкортстанның Русиягә кушылуының 450 еллыгына багышлап төзелә башлаган, әмма акча җитмәү сәбәпле аны тиешенчә төзекләндерүне төгәлләп булмаган, өч ел элек аның мәйданын ике тапкыр киметергә туры килгән. Район хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко сүзләренә караганда, парк яңа төзелгән микрорайонның үзәгендә диярлек урнашкан һәм халыкның популяр ял итү урыны булып тора.
Хәзер анда киртәләр төзәтелә, балалар өчен уен, спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар, шул исәптән урам гимнастикасы өчен дә тренажерлар барлыкка киләчәк. Чүп-чар җыю өчен махсус контейнерлар, бәдрәф булачак. Эшләр агымдагы сезонда тәмамланырга тиеш, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: