Барлык яңалыклар

Авылларда мәдәният үсәчәк

Башкортстанда авыл мәдәният хезмәткәрләренә финанс ярдәме күрсәтү программасы кабул ителәчәк.

Ул программа “авыл тренеры” программасы белән охшаш булачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Түбән Кыйгы авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән аралашу вакытында сөйләде. Төбәк Башлыгы шулай ук 2022 елда район үзәгендә балалар музыка мәктәбенең заманча бинасы төзеләчәген әйтте.
150 урынга исәпләнгән авыл Мәдәният йортының яңа бинасы 2019 елда “Мәдәният” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында файдалануга тапшырылган. Төзелеш бәясе 42 миллион сум тәшкил иткән. Биредә бер түбә астында авыл мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе бүлекчәсе, китапханә филиалы һәм музей урнашкан. Заманча тамашачылар залы тавыш, ут-техник һәм мультимедиа аппаратурасы белән җиһазландырылган, анда кино күрсәтү, виртуаль концерт чараларын һәм фильмнарны трансляцияләү мөмкинлеге бар.
Мәдәният йортында “Замандаш” татар халык театры, балалар театры, бию коллективлары төркемнәре, вокаль һәм фольклор коллективлары, халык инструменталь ансамбле, агитбригада эшли. Балалар сәнгать мәктәбе филиалында укыту “Фортепиано” һәм “Хореография иҗаты” юнәлешләре буенча бара.
Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: