Барлык яңалыклар

Дуваннар грант откан

Һәм биредә бик яхшы һөнәрләргә укыталар икән.

Дуван күппрофильле көллияте – җиңүчеләр арасында. "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Яшь профессионаллар" проекты буенча федераль бюджеттан грантлар алуга 2021 елда үтәчәк конкурста отканнар. Грантның күләме – 30,9 млн сум. Уку йорты директоры Талип Фазлаев сүзләренә караганда, бүлеп бирелгән акчалар матди-техник базаны яхшыртуга тотылачак.
Уку йортының тарихы инде 90 ел дәвам итә. 1930 елда Дуван авыл хуҗалыгы техникумы төзелә. 2014 елда республиканың төньяк-көнчыгышындагы биш һөнәри техник училище кушылганнан соң, ул республиканың төньяк-көнчыгышы өчен кадрлар әзерләү буенча Дуван күппрофильле көллиятенә әверелде. Баш белем бирү учреждениесе Дуван авылында урнашкан, филиаллар –Ярославка, Югары Кыйгы, Малаяз, Яңа Балакатай, Олы Ыктамак (Большеустьикинск) авылларында. Бүген көллияттә 2 меңнән артык укучы белем ала.
«Ветеринария», «Агрономия», «Авыл хуҗалыгы механизациясе», «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт», «Икътисад һәм бухгалтерия исәбе» (тармаклар буенча), «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау», «Коммерция», «Пешекче эше» белгечлекләре һәм «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше мастеры», «Эш башкаручы (Делопроизводитель)», эретеп ябыштыручы, пешекче, автомеханик, официант, бармен, гомуми төзелеш эшләре мастеры, авыл хуҗалыгы җитештерүендә электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер һөнәрләре буенча укыталар. 2021 елда «Җитештерү һәм эшкәртү технологиясе» белгечлеге һәм «Тегү җиһазлары операторы» һөнәре укытыла башлый. Көллияттә шулай ук студентларны "Туризм" белгечлеге буенча әзерләргә телиләр, аның буенча лицензия бар. Ат үрчетүчеләрне дә укыту планлаштырыла.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров РБ Мәгариф һәм фән министрлыгына ашханә көллиятен ремонтлау һәм уку йорты өчен автобус сатып алу мөмкинлекләрен булдыруны йөкләде.
Радий Хәбиров Дуван көллиятенең иң яхшы 15 студентын "Салават Юлаев" ХКның киләсе уенына Уфа хоккейчылары өчен җан атарга чакырды.
Читайте нас: