Барлык яңалыклар

Башкортстан хөкүмәте башлы булды

Яңа премьер дәүләт хезмәткәрләре саны агымдагы дәрәҗәгә карата ким дигәндә 25% ка киметәчәген белдерде.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Андрей Назаровны республика Хөкүмәте премьер-министры итеп билгеләде. Депутатлар корпусы алдында ясаган чыгышында Назаров төбәкнең социаль-икътисади үсешенә үз карашы турында сөйләде.
Андрей Назаров фикеренчә, социаль мәсьәләләрне хәл итү икътисади күрсәткечләрне сизелерлек арттырачак.
“Без тулай төбәк продукты күләмен кимендә бер ярым тапкыр арттырырга һәм төп капиталга инвестицияләр кертүне гамәлдәге белән чагыштырганда ике тапкыр арттырырга тиеш. Бездә хәзер бер үк вакытта 1,2 трлн сумлык меңнән артык инвестицион проект гамәлгә ашырыла, ә илкүләм рейтингта без бер ел эчендә берьюлы җиде позициягә – уналтынчы урыннан тугызынчы урынга күтәрелдек. Инвестицияләр күләменең яртысын безнең сәнәгать формалаштыра. 2024 елга сәнәгать җитештерүен кимендә 25% ка арттыруны максат итеп куябыз”, – диде Андрей Назаров.
Андрей Назаров дәүләт хезмәткәрләре саны агымдагы дәрәҗәгә карата ким дигәндә 25% ка киметәчәген белдерде. Ул шулай ук Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру эшләренә дә тукталып, “Без кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр санын 555 мең кешегә кадәр (1,2 тапкыр) җиткерү һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары санын хәзерге 119 меңнән 170 мең берәмлеккә җиткерү максатын куябыз”, – диде. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы, туризм һәм башка тармаклар алдында торган бурычларны атады.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: