Барлык яңалыклар

Күпбалалы гаиләләргә түләүләр арта

Өстәмә түләүләр өчен федераль бюджеттан Башкортстанга 818,7 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 11 сентябрендә кабул ителгән 2317-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, гаиләдә өченче һәм аннан соңгы бала туганда, ул өч яшькә җиткәнче түләнелә торган дәүләт субсидияләре күләменә үзгәрешләр кертелде.
Шуның нигезендә, Башкортстанга федераль бюджеттан 818,7 миллион сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан Башкортстанда дәүләт ярдәме алучы күпбалалы гаиләләрнең саны шактый артты. Моның шарты бер: өченче яки аннан соңгы бала 2017 елның 31 декабреннән соң туган булырга тиеш. Түләүләр аңа өч яшь тулганчы башкарыла. Элек бу ярдәм гаиләнең һәр әгъзасының уртача кереме бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә генә күрсәтелә иде. Хәзер исә чикләүләр кимеде: һәр гаилә әгъзасының айлык уртача кереме ике яшәү минимумыннан артмаса, алар бу акчаларга дәгъва итә ала.
Узган елны республикада 8 мең гаиләгә акча бүленде. 2020 елның беренче яртыеллыгында гына әлеге социаль ярдәм чарасын 9 меңнән артык гаилә алган. Моның өчен бюджеттан гаиләгә 1,11 миллиард сум акча сарыф ителгән. Быел әлеге социаль ярдәм 25 меңгә якын балага күрсәтеләчәк. Бу эш “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Айлык акчалата түләү күләме 8993 сум тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Русиянең Хезмәт министрлыгы белән өстәмә килешүгә кул кую процедурасы бара.
Өстәп шуны да әйтик, түләү вакыты 2020 елның 4 апреленнән 31 августына кадәр тәмамланган кешеләргә алар 6 айга автоматик рәвештә озайтылачак. Дәүләт ярдәмен алу өчен тәү тапкыр гариза биргән очракта, яшәү урыныгыз буенча социаль ярдәм үзәкләренә яки күпфункцияле үзәк филиалларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яныгызда бала туу турында таныклык, ата-ананың паспорты һәм керемнәр турында белешмә булырга тиеш.
Фото: bashkortostan.ru
Читайте нас: