Барлык яңалыклар

Уфада уникаль операция

Баймак районында 39 яшьлек ирнең очраклы рәвештә чапкыч белән аягы өзелгән булган.

Аны санитария авиациясе белән ашыгыч тәртиптә Уфага алып килеп, 21 нче клиник хастаханәнең кан тамырлары хирургиясе бүлегенә салганнар. Җәрәхәтләнгәннән соң ул яланда озак кына ялгызы булган, ашыгыч ярдәм килгәнче бер литр чамасы канын югалткан. Яшәү урыны буенча ярага беренчел хирургик эшкәртү үткәргәннәр.
Пациентка ашыгыч тәртиптә реплантация башкарылган. Өзелгән балтыр уңышлы ялганган. Бер айдан соң пациент мөстәкыйль рәвештә йөри алачак.
«Операциядә югары класслы белгечләр бригадасы катнашкан: кан тамырлары хирурглары – бүлек мөдире Сәгыйть Казбулатов, Денис Юлдашев, травматологлар – Артур Нухов, Денис Айидов, анестезиологлар Людмила Лунник, Гөлназ Гадиятуллина, шәфкать туташы Динара Нигъмәтуллина», – ди хастаханәнең баш табибы Ринат Нагаев.
***
Әйткәндәй, Уфага махсус дүрт хастаханә лифты кайтартылды. Алар Уфаның 21 нче клиник хастаханәсендә һәм 1 нче поликлиникасында урнаштырылачак.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, лифтлар "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатларында алынган. Агымдагы елның октябрендә иске лифтларны яңа, заманча, пациентларны йөртү өчен максималь җайлаштырылган яңа лифтларга алыштырачаклар. Хастаханә лифтларының төп өстенлекләренә түбәндәгеләр керә: тавышсызлык, чыдамлылык, йөрешләренең талгын булуы.
Читайте нас: