Ибраһим авылында яшәүчеләр бу вакыйганы күптән көткәннәр, чөнки иске ФАП 1965 елда ук төзелгән. Модульле ФАПта кабул итү, карау һәм процедура-прививка кабинетлары, даруханә, пациентларның кабул итүне көтү урыны, шулай ук персонал өчен санузел һәм бүлмә бар. Бина кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган, су җылыткыч белән тәэмин ителгән. Шулай ук пациентларга да, медицина хезмәткәренә дә уңайлы булсын өчен кирәкле җиһазлар: өстәлләр, шкафлар, кушеткалар, сабыйларны төрү өстәле бар.