Барлык яңалыклар

Табигать – халык байлыгы

Табигый хәзинәләрне сакларга һәм исәптә тотарга кирәк.

Гомумрусия Халык Фронты (ОНФ) төбәкләрдә кыргый табигатьне саклауның һәм "Экология" илкүләм проектының максатларына ирешү дәрәҗәсен күрсәтүче тәүге рейтингын тәкъдим итте.
Башкортстан әлегә җәмәгатьчелек өчен ябык 11 төбәк арасында, алардан ОНФ бернинди мәгълүмат ала алмаган. Башкортстаннан тыш бу – Әстерхан, Владимир, Рязань, Свердловск һәм Тверь өлкәләре, шулай ук Камчатка, Карачай-Чиркәс, Ингушетия, Чечня һәм Якутия.
«Күпчелек төбәкләр саклана торган табигать территорияләрен ЕГРН га кертү эшләрен 2022 елга кадәр төгәлләргә планлаштыра. Әмма күпләр үзләренең табигый хәзинәләрен кадастр исәбенә куймаган әле. Бу рейтинг беләны без төбәк хакимиятләрны кыргый табигатьне саклау белән активрак шөгыльләнергә һәм "Экология" гомумдәүләт проекты максатларына иярергә дәртләндерергә телибез”, – ди ОНФның "Экология" тематик мәйданчыгы эксперты Александр Коган.
Рейтингның лидерлары – Севастополь, Алтай Республикасы һәм Белгород өлкәсе. Төбәк табигый территорияләре анда зур мәйданга ия һәм кадастр исәбенә куелган. Иң түбән күрсәткечләр Мордовиядә, анда кыргый табигать территорияләренең мәйданы минималь, һәм Кабарда-Балкар мәйданы, анда табигый территорияләрнең чикләре исәпкә куелмаган.
ОНФ "Экология" милли проектында федераль тыюлыкларны һәм милли паркларны гына түгел, ә төбәк һәм муниципаль табигый территорияләрне булдыруны да, шулай ук аларны саклау дәрәҗәсен күтәрү өчен федераль составына күчерүне дә исәпкә алырга тәкъдим итте.
Биологик төрлелекне саклау «Экология» гомумдәүләт проектының максатларының берсе булып тора. Алты ел эчендә Русиядә гомуми мәйданы 5 млн га булган махсус сакланылучы 24 табигать территориясе барлыкка киләчәк, ә 11 махсус программа сирәк очрый торган хайваннар төрләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: