Барлык яңалыклар

Автоклублар һәр авылны хезмәтләндерәчәк

Күчмә мәдәният йорты кинозалга да, чыгышлар өчен мәйданчыкка да әверелә.

Баймак районында автоклуб тәкъдим итү чарасы узды. Бу республикада шундый дүртенче автоклуб. “Мәдәният” милли проекты кысаларында 2020 елда Башкортстанның биш районында күчмә күпфункцияле мәдәни үзәкләр (автоклублар) барлыкка киләчәк.
Баймак республиканың иң эре районнарының берсе. Районда 92 торак пункты исәпләнә, 55ендә клублар бар. Район үзәгеннән иң ерак торак пунктка кадәр ераклык 85 чакрым тәшкил итә.
Республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәренә караганда, автоклуб районның мәдәният-ял учреждениеләре булмаган торак пунктларында тулыканлы концертлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Мондый автоклуб белән теләсә нинди мәдәни-массакүләм чаралар үткәрергә мөмкин. Автоклуб концерт мәйданчыгына җиңел трансформацияләнә. Ул яктылык, тавыш һәм видео җиһазлары белән җиһазландырылган. Шулай итеп, күчмә мәдәният йорты кинозалга да, чыгышлар өчен мәйданчыкка да әверелә. Машиналар дизель-генераторлар, шулай ук автоном электр энергиясе чыганаклары белән җиһазландырылган.
Илкүләм гомумдәүләт проекты кысаларында Русиянең 74 төбәгендә 2024 елга 600 автоклуб барлыкка килергә тиеш. Якынча 2 мең муниципалитет шундый берәр мобиль үзәк алырга тиеш. Программага барлыгы 3 миллиард сум бүлеп бирелгән.
Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text
Читайте нас: