Барлык яңалыклар

Балалар бакчасында урын кирәкме? Проблема юк!

2021 елда Башкортстандагы һәр сабый балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителәчәк. Бу эш “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

2021 елда Башкортстандагы һәр сабый балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителәчәк. Бу эш “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе, Премьер-министрның беренче урынбасары Илшат Таҗетдинов белдерүенчә, 2021 елда республика балалар бакчаларындагы урыннарга кытлык тулысынча бетереләчәк. Җитәкче Кырмыскалы районы Кабак авылына барып, биредәге балалар бакчасы төзелеше белән танышты. Бу төзелеш графиктан берникадәр артта калган иде. Хәлне төзәтү өчен, җитәкче төзелеш мәйданчыгында ук күчмә киңәшмә үткәрде.
Атна эчендә хәл бераз яхшырган: эшчеләр саны 28 кешегә җиткән, өч техника берәмлеге кайтарылган. Эш белән тәэмин ителүчеләрнең һәммәсе дә – республика гражданнары. Төзелеш кирәкле материаллар белән тәэмин ителгән. Мәсәлән, тәрәзә конструкцияләре складта үз вакытын көтә. Эш графигына зур гына төзәтмәләр кертелгән. Беренче катка түшәм плитәләре җәелгәч, бизәкләүчеләр һәм электриклар эшкә керешәчәк.
– Кечкенәләрнең үзләре яшәгән районнарда, авылларда һәм бистәләрдә балалар бакчасына йөрүе бик мөһим. Яңа балалар бакчалары эшли башлавын әти-әниләр һәрвакыт түземсезлек белән көтә. Шуңа күрә аларны вакытында файдалануга тапшырырга кирәк. Җиһазлар сатып алуны тизләтү кирәк. Салкыннарга кадәр бинага җылыту җиһазлары урнаштырылып бетәргә тиеш. Бу мәсьәлә оператив рәвештә хәл итүне сорый, – дип билгеләде Илшат Таҗетдинов.
Башкортстанда “Демография” гомумдәүләт проекты буенча бүгенге көнгә 3228 урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасы төзелде. Быел янә 24 балалар бакчасын файдалануга тапшыру максат итеп куелган. Нәтиҗәдә, янә 3 890 сабый үзләренең “икенче йорты”на ия булачак. Күптән түгел Уфа районының Чесноковка авылында 160 урынлык балалар бакчасы һәм 640 укучыга исәпләнгән мәктәп файдалануга тапшырылды. Республика көненә Уфада 215 урынлык яңа балалар бакчасы ачылачак. 2021 елда инде республика ата-аналары бу мәсьәләдә иркен тын алачак. Башкортстандагы мәктәпкәчә яшьтәге һәр бала өчен балалар бакчаларында урын булдырылырга тиеш.
Фото: Gtrk.tv
Читайте нас: