Барлык яңалыклар

Мәктәп укучыларына – акча!

Мәктәп укучылары төгәл фәннәрдәге казанышлары өчен 125 мең сум алырга мөмкин.

Мәктәп укучылары төгәл фәннәрдәге казанышлары өчен 125 мең сум алырга мөмкин. Бу турыда Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Аңа караганда, 10 октябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында математика, информатика һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә аерым казанышлары булган укучылар 125 мең сум күләмендә грант алу өчен гариза бирә алалар.
“Гариза бирү өчен дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасына ия булырга кирәк. Грантка заявканы законлы вәкил яки 14 яшькә җиткән укучы үзе рәсмиләштерә ала, – дип аңлата ведомствоның матбугат хезмәте. – Грантны түләү турындагы карар 2020 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителәчәк”.
Электрон гаризага профильле өлкәләрдәге югары казанышларны раслый торган скан-күчермәләрен яки уку урыныннан белешмә һәм документлар фотосурәтләрен беркетергә кирәк. Гаризада шулай ук Русия банкында ачылган исәп-хисап счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк.
Быел барлыгы 850 укучыга грантлар бирү планлаштырыла.
Русиянең талантлы укучылары өчен грантлар Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.

Фото: zen.yandex.com
Читайте нас: