Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, Белорет районы хастаханәсендә пациентка "бот сөяге муентыгы сыну" диагнозы куелгач, медицина күрсәткечләре буенча дәвалауны республика дәрәҗәсендәге стационарда, Уфада дәвам итү турында карар иткәннәр. Район хастаханәсеннән Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенә ханымны "Ансат" вертолетында озатканнар.
Башкортстанда санитария авиациясе "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында эшли. Республикада Баймак, Белорецк, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак, Сибай, Аскын һәм Мәсәгуть медицина оешмаларында вертолет утырту өчен сигез мәйданчык файдалануга тапшырылды. Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2020-2024 елларда, санитар авиация кулланып, өстәмә рәвештә 465 очыш башкарылачак.
Санавиация транспорты кичекмәстән медицина ярдәме таләп ителгән пациентларның гомерен коткару һәм сәламәтлеген хәстәрләү җәһәтенән киң мөмкинлекләр бирә. Бу максаттан федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 38,5 миллион сум акча бүленгән.