Барлык яңалыклар

Шагыйрь Ватанында – яңа мәдәният йорты!

Күренекле татар шагыйре Фатих КӘРИМнең туган төяге – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында, урындагы мәдәният йорты яңартылып, күп функцияле мәдәни үзәк ачылды. Ает мәдәният йортын төзекләндерү эшләре «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.

Күренекле татар шагыйре Фатих КӘРИМнең туган төяге – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында, урындагы мәдәният йорты яңартылып, күп функцияле мәдәни үзәк ачылды. Ает мәдәният йортын төзекләндерү эшләре «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.
Ает авылында яшәүчеләрне котларга Русия Дәүләт Думасы депутаты Алексей Изотов, Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягъфәров, республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм башкалар килгән иде.
Бишбүләк район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин үз чыгышында мәдәни үзәктә иҗат һәм үзешчән сәнгать белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте. Яңа үзәк авыл халкы арасында талантлар ачуга һәм аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә ярдәм итәргә тиеш. Тантаналы чара барышында район мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә кадер-хөрмәт күрсәтелде. Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, бәйрәм кунаклары мәдәни үзәк буенча йөреп, төзекләндерү эшләренә бәя бирделәр. Халык алдында Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Zainetdin һәм Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбле зур концерт белән чыгыш ясады.
Ает мәдәният йортының иске бинасы 1974 елда ачылган була. Узган елның көзендә биредә күләмле төзекләндерү эшләре башланды. «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә Аит авыл мәдәният йортының матди-техник базасы ныгытылды: бинаның тышкы фасады, стеналары тулысынча яңартылды, яңа түбә урнаштырылды, инженерлык инфраструктурасы, канализация, коммуникацияләр алыштырылды. Төп сәхнә һәм тамашачылар залы тулысынча үзгәртеп корылды, китапханә өчен бүлмәләр, уен бүлмәләре булдырылды. Шушы максаттан заманча җиһазлар сатып алынды.
Мәдәният үзәгендә төрле яшьләргә караган төркемнәр фольклор, вокал, хореография, декоратив-гамәли һәм инструменталь сәнгать белән шөгыльләнәчәк. Үзәктә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Илдар Рәис улы Гыймаев музее да урын алырга тиеш.
Фото: www.bashkortostan.ru
Читайте нас: