Барлык яңалыклар

Медицина көчәя

17 нче балалар хастаханәсе заманча диагностика җиһазына ия булды.

Уфа шәһәренең 17 нче балалар хастаханәсенә заманча диагностика җиһазы кайтартылды. Бу – HD классындагы видеобронхоскоплы Defina сериясенә караган Pentax маркалы яңа видеоэндоскопик комплекс. Ул дәвалау учреждениесенә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында бирелде.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, яңа җиһаз – сулыш органнары патологиясе белән җәфаланган балаларга медицина ярдәме күрсәтү, диагностика өлкәсендә мөмкинлекләрне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Югары җитештерүчәнлекле моноблоклы эндоскопия системасы төрле дәрәҗәдәге эндоскоплар белән эшләгәндә HD рәсемнәр ясарга сәләтле. Defina видеопроцессоры i-Scan электрон программасы белән тулыланырга мөмкин, ул өстәмә визуализация хисабына авыруларны ачыклауда һәм классификацияләүдә ярдәм итә.
Әлеге комплекс инде булган җиһазлар белән эшне оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, бу шулай ук балаларга медицина ярдәме күрсәтү сыйфатында уңай чагылыш табачак.
Читайте нас: