Барлык яңалыклар

Картлар йортында уңайлы булачак

Башкортстанда картлар йортларында урыннар санын арттырырга һәм уңайлы шартлар тудырырга планлаштыралар.

Башкортстанда картлар йортларында урыннар санын арттырырга һәм уңайлы шартлар тудырырга планлаштыралар. Бу хакта республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников белдерде. Аның сүзләренә караганда, хәзер Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Русия Хезмәт министрлыгына ике стационар социаль хезмәт күрсәтү объектын төзүгә финанс чаралары бүлеп бирүгә гаризалар әзерли.
Федераль адреслы инвестицион программага “Имәнлек” дип аталган Республика геронтология үзәгенең торак корпусын һәм Благовещенда өлкән яшьтәгеләр өчен 60 урынлы торак корпусны кертү планлаштырыла.
“Без стационар учреждениеләрдә өлкән яшьтәге гражданнар өчен уңайлы шартлар булдыру, аларның мөстәкыйль яшәү күнекмәләрен алу һәм аларны көндәлек тормышта куллану белән кызыксынабыз”, – дип билгеләп үтте Юрий Мельников.
Әлеге эшләр “Демография” милли проектының “өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

Фото: Минтруд Башкирии
Читайте нас: