Барлык яңалыклар

Башкортстан урманнарын күзәтәләр... Космостан

Кемнәр күзәтә соң? Чит планетадан килгән затлармы, танып булмаган очучы объектлармы, әллә космонавтлармы? Җавап – сайтта!

Кемнәр күзәтә соң? Чит планетадан килгән затлармы, танып булмаган очучы объектлармы, әллә космонавтлармы?
«Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасы 2019 елдан бирле «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруда катнаша. Урманнарны янгыннардан, законсыз кисүдән саклау проектның төп максатлары булып тора. Бу эшне гамәлгә ашыру өчен, урманнарга фото- һәм видеотеркәү камералары куела. Күзәтү камералары янгын я төтен чыгу, законсыз урман кисү очраклары турында шунда ук, оператив рәвештә махсус хезмәткәрләргә хәбәр итә. Нәтиҗәдә, янгын тарала алмый кала, шунда ук сүндерелә.
Быел, фото- һәм видеотеркәү камералары белән беррәттән, урманнарны күзәтү эшендә космик аппаратлар да файдаланыла башлады. Башкортстанның Урман хуҗалыгы министры Марат ШӘРӘФЕТДИНОВ белдерүенчә, агымдагы елда республиканың 10 урман хуҗалыгы биләмәләрендә космик мониторинг үткәрелә. Әлеге көнгә 2,1 миллион гектар мәйдан тикшерелгән. Бу – республиканың барлык урман фондының 40 проценты дигән сүз. Нәтиҗәдә, космостан күзәтү аркасында барлык законсыз урман кисүләрнең 30 проценты ачыкланган.
Урманнарыбызны Җиһан киңлекләреннән спутниклар ярдәмендә күзәтү нәтиҗәсендә, республикада законсыз киселгән урман күләме 2019 ел белән чагыштырганда ике тапкырга кимегән һәм ел башыннан 4,4 мең кубометр тәшкил иткән.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре хокук саклау органнары белән тыгыз бәйләнештә тора. 2020 елның беренче яртысында гына да үзара берлектә ике профилактик операция үткәрелгән. “Урман” һәм “Урман ташучы” операцияләре нәтиҗәсендә 128 законсыз урман кисү очрагы ачыкланган. Бу барлык законсыз урман кисү очракларының 53 процентын тәшкил итә. Сентябрьдә “Урман” операциясе кабаттан үткәреләчәк.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: