Барлык яңалыклар

Уфа урамнары матурлана

Тиздән тигез матур юллардан җилдерербез әле.

Уфалылар һәм башкалабыз кунаклары игътибар иткәндер: шәһәр урамнарында юллар төзәтелә, яңа асфальт җәелә, тротуарларның искергән өске катламы алынып, яңасы салына. Төзелеш эшләре җәяүлеләр һәм водительләр өчен ниндидер уңайсызлыклар тудырса да, тиздән тигез матур юллардан җилдерербез һәм атларбыз, иншалла.
Уфада Комсомол урамының бер өлеше 31 декабрьгә кадәр ябыла, дип хәбәр иттеләр мэриядә. Ягъни Шәфиев урамыннан Лесотехникум урамындагы чатка кадәр ара вакытлыча ябык булачак. Билгеле ки, бу хәл җәмәгать транспорты маршрутларына да үзгәреш кертә. Аларның йөреш схемасы үзгәрәчәк.
Комсомол магистраль урамындагы 3,84 км озынлыктагы юлны реконструкцияләү "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла. Эшләр узган ел башланган иде, 2021 ел ахырында төгәлләнергә тиеш. Шулай ук 2-3 сентябрьгә тарихи үзәктә шәһәр хәрәкәте өчен тагын бер мөһим участок, ягъни Ленин урамы сәнгать институты янынннан МВД бинасына кадәр арада (Пушкин урамыннан Коммунистик урамына кадәр) ябылды. Биредә асфальт-бетонның өске катлавын салалар. Шулай ук җәмәгать таранспортының йөреш схемасына үзгәрешләр керә, тукталышлар берникадәр үзгәрә.
Читайте нас: