Барлык яңалыклар

Кемне миллионнар кызыксындыра? Рәхим итегез!

Җиңүчеләре үз эшләнмәләрен үстерү өчен 20 миллион сумга кадәр акча алачак.

Уфада инновация санлы эшләнмәләренә финанс ярдәме күрсәтүгә багышланган укыту вебинары булачак. Ул IT-проектлар өчен киң колачлы региональ акселерация программасының бер өлеше булып тора, дип хәбәр итә Башкортстанның санлы икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Вебинарда инновацияләргә ярдәм итү фондының “Социум-ЦТ” (социаль дистанция, уку һәм медицина) грант конкурсы турында белергә мөмкин булачак. Аның җиңүчеләре үз эшләнмәләрен үстерү өчен 20 миллион сумга кадәр акча алачак.
“Фонд программасы онлайн режимда тормыш сыйфатын яхшыртучы санлы сервисларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Конкурста социаль дистанция, эш, укыту, сәламәтлек саклау, коммуникацияләр, ял проектлары булган предприятиеләр катнаша ала, — дип аңлатты ведомствоның матбугат секретаре Алевтина Даутова. - Катнашу өчен инноваторлар, социаль хезмәткәрләр, кадрлар һәм реклама агентлыклары, югары уку йортлары, медицина учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм санлы технологияләр өлкәсендә үсәргә теләгән барлык кешеләр чакырыла”.
Катнашу өчен теркәлергә кирәк.
IT-проектлар өчен төбәк акселерация программасы Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Русия Федерациясенең санлы икътисады” милли программасын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Финанслар министрлыгы заказы буенча эшли башлады.
Фото: akket.com
Читайте нас: