Барлык яңалыклар

Автобусны озак көтмә!

Кичә Башкортстан җәмәгать транспорты автопаркы яңа 50 автобус белән тулыланды. Автобус ачкычларын водительләргә тапшыру тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ катнашты.

Кичә Башкортстан җәмәгать транспорты автопаркы яңа 50 автобус белән тулыланды. Автобус ачкычларын водительләргә тапшыру тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ катнашты.
Яңа автобуслар заманча навигация корылмалары, кондиционерлар белән җиһазландырылган. «Вектор NEXT» маркалы автобуслар урта класска карый. Алар тиздән Уфадагы иң кирәкле маршрутлар буенча йөри башлаячак. «Башавтотранс»дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Надир СӘМИЕВ сүзләренә караганда, хәзер тукталышларда автобуслар килүен озак көтәргә туры килмәячәк, пассажирларга да яңа автобусларда комфортлы булачак. Уку елы башында балаларга да бу зур бүләк.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан быел төрле класска караган 245 автобус сатып алды. Аларның гомум бәясе 1,3 миллиард сум тәшкил итте. 2019 елда «Башавтотранс»ның автомобиль паркы 478 берәмлеккә арткан иде. Сентябрь башында «Башавтотранс»дәүләт унитар предприятиесенә тагын «Вектор NEXT» маркалы 50 автобус тапшырылачак.
Радий ХӘБИРОВ белдерүенчә, республика Хөкүмәте тарафыннан күрелгән чаралар ярдәмендә, «Башавтотранс» Русиядә иң алдынгы транспорт компаниясенә әверелергә тиеш.
Фото: https://www.bashinform.ru/news/1487127
Читайте нас: