Барлык яңалыклар

Матбугат читтә калмый

Гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга журналистлар да үзләренең тыйнак булса да өлешләрен кертә. Һәм бездә гражданлык җәмгыяте юк түгел, битарафлык чәчәк атмый.

Билгеле булуынча, 2018 елның 7 маенда Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 204 санлы указы дөнья күргән иде. “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында” дип аталган бу документта ил үсешенең төп юнәлешләрен колачлый. Максат һәм бурычлардан чыгып, ил күләмендә һәм төбәкләрдә гомумдәүләт проектлары кысаларында конкрет чаралар планы расланган.
Билгеле ки, аларны халыкка җиткерүдә матбугат чаралары байтак эш башкара. Алар гомумдәүләт проектлары кысаларында башкарылган эшләрне даими яктыртып тора. “Тулпар” журналын алдыручылар, аның сайтын күзәтеп баручылар да игътибар иткәндер: журналистларыбыз кайсы өлкәдә нинди эшләр эшләнүен, хәтта үзләренең ял көннәре хисабына, көне-сәгате белән укучыларыбызга җиткереп баралар, шул рәвешле, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга үзләренең тыйнак булса да өлешләрен кертәләр. Һәм, әйтергә кирәк, бу темага язылган мәкаләләрне даими укып баручыларыбыз да бар. Меңәрләгән үк булмаса да, дистәләгән, кайчак йөзәрләгән кеше гомумдәүләт проектлары турындагы мәгълүмат белән кызыксына. Димәк, бездә гражданлык җәмгыяте юк түгел, битарафлык чәчәк атмый, дигән сүз.
Читайте нас: