Барлык яңалыклар

Сабыйлар, сезнең өчен!

«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында 2020 елда Башкортстанда 3 900 урынга исәпләнгән 24 балалар бакчасы төзелә.

«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында 2020 елда Башкортстанда 3 900 урынга исәпләнгән 24 балалар бакчасы төзелә. Төзелеш һәм архитектура буенча Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмзил Кучарбаев "Төзелеш сәгате" форматындагы киңәшмәдә, бер объект инде тапшырылды, алтысы югары дәрәҗәдә әзер, сигезе урта, тугыз мәйданчыкта әзерлек 70 проценттан артмый, дип сөйләде.
Гомумән алганда, Башкортстанда бу максаттан Русия һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме 3,7 млрд сумнан артып китә.
«Без бик күп матур һәм заманча балалар бакчалары төзибез. Эшләрне сузмагыз, барысын да соңгы моментка калдырмагыз, -- дип билгеләп үтте Башкотстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында.
Чыннан да, илдә, республикада демография торышы балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йөортлары булу-булмауга турыдан-туры бәйләнгән. Яшь гаиләләр, бәби алып кайтырдан элек, боларның барысы хакында да уйлана. Иншалла, дәүләтнең тырышлыгы бушка китмәс, дөньяга аваз салган сабыйлар саны да артыр, дип көтик.
Читайте нас: