Барлык яңалыклар

Башкортстан чимал сата

Башкортстан предприятиелере, нигездә, үз продукцияләрен Кытай, Казахстан, Финляндия, Һиндстан һәм Белоруссиягә экспортлый.

2020 елның беренче яртыеллыгында Башкортстанның чимал булмаган энергетика экспорты күләме 912,8 миллион долларга җитте, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр буенча Дәүләт комитеты.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, экспортның гомуми күләмендә чимал булмаган энергетика экспорты өлеше 60% тәшкил иткән.
Чагыштыру өчен: тулаем Русия буенча бу күрсәткеч 43,1% ка, Идел буе федераль округында 58,1% ка тиң.
“Башкортстанда төп үсешне авыл хуҗалыгы товарлары – көнбагыш мае, шикәр һәм арпа тәшкил итте. Шулай ук химия сәнәгате: поливинилхлорид, фенол һәм шомартылган пыяла экспорты белән тәэмин итү артты”, – дип белдерәләр Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр буенча Дәүләт комитетында.
Агымдагы ел башыннан бу исемлек бутилен һәм аның изомерлары, кумол, рапс, катоклар һәм автобетономешалкалар белән дә баеган..
Башкортстан предприятиелере, нигездә, үз продукцияләрен Кытай, Казахстан, Финляндия, Һиндстан һәм Белоруссиягә экспортлый.
Моннан тыш, Үзбәкстан, Латвия, Төркмәнстан, Мексика һәм Бельгиягә экспорт күләме арта.
Болар Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысасында тормышка ашырыла.

Фото: utmagazine.ru
Читайте нас: