Барлык яңалыклар

Бакчалар бар. Балалар гына булсын...

“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 2020 елда 3900 урынлык 24 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.

“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 2020 елда 3900 урынлык 24 балалар бакчасы төзеләчәк. Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмзил Кучәрбаев белдерүенчә, бер балалар бакчасы инде файдалануга тапшырылган, алтысы – тиздән тапшырылачак. Сигез объектта төзелеш эшләре тәмамлану алдында, тугыз мәйданчыкта әзерлек әлегә 70 проценттан артмый. Балалар бакчаларын төзү өчен Русия һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме 3,7 миллиард сумнан артып китә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төзелеш эшләрен озакка сузмаска, соңгы моментка калдырмаска чакырды. Бер үк вакытта ул республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты һәм Төзелеш буенча дәүләт комитеты җитәкчелекләре алдына халыкны балалар бакчаларына илтүче сыйфатлы юллар белән тәэмин итү бурычын куйды.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Алан Мирзаев сүзләренә караганда, автомобиль юллары янында республиканың 2067 мәгариф оешмасы урнашкан. Юл фаҗигаләрен кисәтү максатында, алар янында 74 светофор, 2650 метр киртә һәм 102 «лежачий полицейский» урнаштырылган. Бу эш муниципалитетлар карамагындагы юлларда да дәвам итә.
Фото: Belizv.rbsmi.ru
Читайте нас: