Барлык яңалыклар

Благовар районында яңа буын китапханәсе ачыла

Благовар районы Языково авылында 27 августта заманча мәдәни-мәгариф үзәге – яңа буын китапханәсе ачылачак.

Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Китапханәнең барлыкка килүе Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Быел Благовар районының үзәк китапханәсе модельле китапханәләр булдыру буенча федераль конкурста җиңүчеләр исемлегенә керде һәм китап фондларын һәм китапханәне яңартуга 15 миллион сум акча алды.
Үткәрелгән капиталь ремонт һәм модернизациядән соң китапханә бинасы тулысынча үзгәрде.
“Хәзер бу компьютер техникасы, киң полосалы интернет, электрон китапханәгә, Президент китапханәсенә һәм әдәбиятка керү мөмкинлегенә ия. Анда һәркем заманча илебездәге фәнни һәм сәнгать буенча мәгълүмати ресурслардан бушлай файдалана ала”, – дип билгеләп үтте Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат секретаре Олеся Мельникова.
Фото: pinterest.ru
Читайте нас: