Барлык яңалыклар

Планнар зурдан

2030 елга кадәр мәгариф өлкәсенә нинди бурычлар куелган?

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәр ил үсешенең гомум дәүләт максатлары турында яңа указга кул куйды. Указда түбәндәге беренчел максатлар аталган:
халык санын саклау,
кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итү;
талантларга үз-үзләрен танытырга һәм үсәргә мөмкинлекләр тудыру;
яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру;
лаеклы, нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы малтабарлык;
санлы трансформация.
Талантларга үз-үзләрен танытырга һәм үсәргә мөмкинлекләр тудыру дигән максат исә шундый төп бурычларны күздә тота:
– белем сыйфаты буенча Русия Федерациясенең дөньяның әйдәп баручы ун иле санына керүе;
– укучыларның үзбилгеләнүенә һәм аларны һөнәри ориентацияләүгә ярдәм итү; балаларда, яшьләрдә сәләтләрне, талантларны ачыклауның, үстерүнең гадел, нәтиҗәле һәм гомумилек принципларына нигезләнгән системасын формалаштыру;
– фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр күләме буенча, шул исәптән югары белем бирүнең нәтиҗәле системасын булдыру исәбенә, Русия Федерациясенең дөньядагы әйдәп баручы ун ил арасында булуын тәэмин итү;
– Русия Федерациясе халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләр нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру;
– волонтерлык (ирекмәнлек) эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яисә волонтерлык (ирекмәнлек) оешмалары эшчәнлегенә җәлеп ителгән гражданнарның өлешен 15 процентка кадәр арттыру.
Читайте нас: