Барлык яңалыклар

Рояль белән фортепиано арасында нинди аерма бар?

Моны Уфа сәнгать училищесы студентлары белә. Чөнки әлеге уку йорты «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында алты рояль һәм тугыз фортепианога баеды.

Башкортстан «Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда актив катнаша. Мәсәлән, 2020 елда 12 муниципалитетның 14 балалар сәнгать мәктәбе һәм өч һөнәри белем бирү учреждениесе матди базаларын шактый яңартты. Алардагы музыка кораллары сан һәм сыйфат ягыннан күпкә артты һәм заманчалашты.
Сатып алына торган музыка уен кораллары арасында иң сыйфатлылары – С.Bechstein D 282, «Юпитер-2» баяннары, «Кайзерберг», «Каваи», «Михаил Глинка» пианинолары. Бу фирмаларның инструментлары барлык алдынгы халыкара конкурслар үткәрүдә катнаша.
Белем алучылар файдалансын өчен, шулай ук ноутбуклар, проекторлар, принтерлар, мониторлар, тавыш карталары, микрофоннар, микшер пультлары, радиосистемалар, хореография заллары өчен көзге һәм станоклар, интерактив панельләр, мольбертлар, чүлмәк әйләндергеч, линогравюралар өчен станок, муфель миче сатып алынды.
Башкортстан Республикасы Идел буе федераль округында мәдәният һәм сәнгать юнәлешләре буенча белем алучылар саны буенча беренче урында тора. Бездә 50 меңнән артык укучы һәм студент сәнгать буенча махсуслашкан уку йортларында белем ала.
Уфа сәнгать училищесында яңа кораллар кайтуы турында 1нче федераль телеканалда да сөйләделәр. Уку йортына алты рояль һәм тугыз фортепиано кайтарганнар. Якын арада тагын сигез уен коралы кайтарылачак. Моны укытучылар училищеның йөз еллык юбилеена зур бүләк, дип саныйлар.
«Мәдәният» гомумдәүләт проекты 2024 елга кадәр исәпләнгән. Бу вакыт эчендә илдә ике меңгә якын мәгариф учреждениесе яңа инструментлар һәм җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
Башкортстанда «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында музыка кораллары һәм җиһазлар сатып алуга 2020 елда 121 миллион сумнан артык акча тотылачак.
Фото: Shademark.ru
Читайте нас: