Барлык яңалыклар

Мәктәпләргә ярдәмгә

Мәгариф өлкәсендәге төбәк проектлары буенча республикада ниләр эшләнә?

Мәгариф өлкәсендәге төбәк проектлары буенча республикада нинди эшләр эшләнә соң? Башкортстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында (https://pravitelstvorb.ru/ru/natsionalnoe-razvitie/natsionalnye-proekty/20200305-2.pdf) 2020 елда башкарылган яисә башкарылачак чаралар буенча да җентекле мәгълүмат табарга була. Мисалга, быел “Заманча мәктәп” төбәк проекты кысаларында республиканың 32 район, шәһәр мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре оештырыла. ”Һәр баланың уңышы” төбәк проекты исә күпчелек районнарда һәм шәһәрләрдә спорт залларын ремонтларга, спорт җиһазлары кайтартырга мөмкинлек бирә. Ә инде “Санлы белем бирү мохите” төбәк проекты кысаларында быел республика мәктәпләренең 40 процентында мәгълүмати мөмкинлекләр, сайтларның функциональ мөмкинлекләре яңартылачак.
Әлбәттә, куелган бурычларны аларны тормышка ашыру тиз арада гына мөмкин түгел һәм бу өлкәдә эзмә-эзлеклелек, җаваплы булган һәркемнән: җитәкчеләрдән, укытучылардан, тәрбиячеләрдән, шулай ук яшь буыннан аңлылык, тырышлык, җаваплылык таләп ителә. Санлы технологияләр, фән нык үсешкән бүгенге чорда башкача мөмкин дә түгел. Тарих арбасыннан төшеп калмау өчен гыйлем-белемгә, фәнни яңалыкларга таяну, балаларның сәләтләрен үстерү мотлак. Һәм инде алган белем, ирешелгәннәр белән генә тукталмыйча, һөнәри яктан гомер буена камилләшү, белгәннәреңне яшь буынга тапшыру да – заман ихтыяҗы.
Читайте нас: